Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Ау кагыйдәләренең  җәйге-көзге ау чорына караган бүлегендә урнаштырылган  төп кагыйдәләр

Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларында аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир – суларында аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

е)  ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;

 

Аучылык җир – суларында булган вакытта аучының бурычлары:

а) федераль дәүләт ау тикшерүен булдыручы, дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзасына,  саклау , федераль дәүләт тикшерүе һәм  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу бурычы беркетелгән,  Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте әгъзалары карамагында булган, дәүләт оешмалары һәм табигатьне куллану өлкәсен тикшерү буенча  Федераль хезмәтнең территориаль әгъзаларына һәм    Россия Федерациясенең кануннары нигезендә вәкаләтле, башка урындагы затлар соравы буенча өстә язылган документларны, ау коралларын һәм  табышны күрсәтергә.

б) җитештерүче аучылык тикшерүен булдырырга вәкаләтле, җитештерүче аучылык инспекторы( документларын күрсәтсә) соравы буенча ауны булдырырга рөхсәт итә торган документларны, ә шулай ук  үзе белән булган әйберләрне(,  ау коралларын һәм ау продукциясен) һәм транспорт чараларын күрсәтергә тиеш.

 Иминлекне булдыру өчен аулаганда түбәндәгеләр тыела:

 - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;

- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);

- информацион билгеләр, юл билгеләре, реклама калканнары буенча, тора торган яки тормый торган биналарга атмаска.

Теләттәвечне аулаганда  шома көпшәле ату коралы кулланыла.

  Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;

- язгы ау чорында каурыйлы кошларны, җыеп алудан башка, куып тоту, эзләп табу, эзләү һәм( яки) табу өчен төрле йөзү чараларын куллану; 

 -ятьмәләр һәм ятьмәләрдән, элмәкләрдән ясалган бүтән тоту җайланмалары куллану;

 - йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

 -каурыйлы кошларны тоту өчен  төрле ут чараларын куллану;

-  хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле  ату коралы һәм  сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану( урман киек кошларын аулауны кертмичә);

- каурыйлы кошларны аулаганда, 5 миллиметрдан зурырак булган вакланма яки пуля белән тутырылган, шома көпшәле ату коралы куллану;

- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән  корал куллану;

- урман күгәрченен, боҗырны козгынна аулау очракларын кертмичә, пневматик ау коралын куллану.

Россия Федерациясенең Кызыл китабына яки Россия Федерациясе субъектларының Кызыл китапларына кертелгәнимезүчеләрне һәм кошларны тоту тыела.

Аерым саклана торган тәбигый территорияләрдә, ау этләрен куллана торган, һәвәскәрләр яки спорт аучылыгы тыела. 

 Аучылык байлыкларын саклау максаты белән, аулаганда

- хайваннарның бала чыгара торган урыннарын бетерү (оялар, өннәр), (Бүреләрне, чүл бүхреләрен, козгыннарны кертмичә, Россия Федерациясе субъектларыныңкануннары буенча соңгылары аучылык байлыкларына кертелгән очракта);

- үсемлекләрне яндыру тыела.

 Ау токымы этләрен һәм кошларын кулланып аулау, ауларга хокук биргән документлар нигезендә булдырыла.

Бер ау этен кулланып киек кошларны аулаганда,аучылар саны өчтән дә күп булмаска тиеш. Аларның һәрберсендә аучылык җир-суларында ауларга рөхсәт итә торган документлары булырга тиеш.

Ау токымы этләрен өйрәтү ( тоту һәм куып китерү), билгеләнгән ау вакытында, махсус урыннарда,  ау коралын кулланмыйча булдырыла.

Ау токымы кошларын өйрәтү, билгеләнгән ау вакытында аучылык җир-суларында үткәрелә.

Ау токымы этләрен һәм кошларын өйрәтү, ауларга хокук биргән документлар нигезендә булдырыла.

Ау токымы этләре белән аучылык җир- суларында яки аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.

 Ау табышын алып китү һәм сату, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булса гына рөхсәт ителә.

 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТОТУГА ЛИМИТ КУЕЛМАГАН, АУЧЫЛЫК БАЙЛЫКЛАРЫН ТАБУ НОРМАЛАРЫ .

Хайванның төре

Ау чорында бер рөхсәтнамәгә табырга рөхсәт ителгән норма, баш

1 көн эчендә табырга рөхсәт ителгән норма, баш

Боҗыр

8 артмаска тиеш

1 артмаска тиеш

Соры кыр тавыгы

50 артмаска тиеш

5 артмаска тиеш

Гадәти суер

2 артмаска тиеш

1 артмаска тиеш

Гадәти көртлек

20 артмаска тиеш

3 артмаска тиеш

Каз

Билгеләнми

1 артмаска тиеш

Үрдәк

Билгеләнми

5 артмаска тиеш

Сазлык-болын, кыр

Билгеләнми

5 артмаска тиеш

Теләттәвеч

Билгеләнми

3 артмаска тиеш

 

* җәйге – көзге ау чорында 15 сентябрьдән соң су йөзүче һәм сазлык – болын киек кошларына тоты нормалары гамәлдән чыгарыла.

 Игътибар: Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары  белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.

 

Җәйге- көзге ау чорында табигать белән аралашу, сезнең табигый байлыкларга карата сакчыл мөнәсәбәтегез иң яхшы күрсәткеч булыр дип ышанып калабыз. Үзара аңлашуга өметләнеп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International