Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 15 сентябрьдән куяннарга, янутка ошаган эткә, бүрегә, төлкегә, дала төлкесенә ау чоры ачылачак һәм 2015 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Кондызга, чәшкегә, тиенгә, урман сусарына, көзәнгә ау 1 октябрьдән башланачак һәм шулай ук 2015 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Беркетелгән территорияләргә рөхсәтнамә алу сораулары буенча, шул территориянең хуҗасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларга рөхсәтнамәне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә яки муниципаль оешмаларда Идарәнең белгечләреннән алырга мөмкин.