Идарә башлыгы Д.А. Иванов Яңа Шешмә муниципаль районында уздырылган тантаналарда катнашты.

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 30 август көнендә Идарә башлыгы Д.А. Иванов, Республика көненә багышланган, Яңа Шешмә муниципаль районының Мәдәният йорты алдындагы мәйданда уздырылган тантаналарда катнашты.  Уздырылган чара чикләрендә  сәләмләү һәм котлау сүзләре белән, Яңа Шешмә муниципаль районының башлыгы В.М Козлов һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А. Иванов чыгыш ясадылар.

2014 елның 1 сентябрь көнендә “Белем көне” бәйрәме чикләрендә Яңа Шешмә муниципаль районында 3 спорт мәйданчыкларының тантаналы ачышы узды. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Яңа Шешмә муниципаль районының администрация башлыгы В.М Козлов белән бергә Ленино авылында  спорт мәйданчыгын ачуда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International