Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
аучылык билеты;
аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, 1996 елның 13 декабреннән № 150-ФЗ “ Корал турында”гы Федераль канун белән тәңгәл килеп, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;
һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларында аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;
беркетелгән аучылык җир – суларында аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;
ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, 1995 елның 24 апреленнән №52-ФЗ” Хайваннар дөньясы турында”гы Федераль канун белән тәңгәл килеп, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;
ауны, аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән территориядә һәм табу нормалары чикләрендә, алып барырга.
Аучылык хайванын тотканнан соң, аны беренчел эшкәртүгә яки күчерүгә кадәр, рөхсәтнамәнең әйләнешендә, аучы тоту турында билге куярга тиеш. Аучылык продукциясен күчерү һәм сату, ул аучылык төр хайваннарын тоту турында билге куелган яки талон тутырылган рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла. Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәдә аучылык хайваннарын табуга лимит көнгә бердән артык булса, яки куелмаган булса, яки аучылык хайваннарын тоту нормалары билгеләнмәгән булса, аучылык продукциясен күчерү аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта булдырыла; рөхсәтнамәнең кире ягында тоту турында билге куелмый.
Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.