«Чисталык дәресе» исемендәге экологик-мәгърифәтчелек чыгышы уздыру турында

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

16 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының гомумбелем бирү оешмаларында, Халыкара озон катламын саклау көненә туры китерелгән, «Чисталык дәресе» исемендәге экологик-мәгърифәтчелек чыгышы узачак.

Чараның максаты – республикада яшәүче яшь буын арасында экологик белемне тарату, тирә якка һәм табигый байлыкларга карата җаваплы караш тәрбияләү,  дөньяга экологик караш тәрбияләү, Татарстан Республикасында мәгърифәтчелек һәм  экологик белем бирү системасына ярдәм итү һәм аны үстерү.

Чыгыш чикләрендә лекцияләрне Түбән Кама районы буенча район (районара) бүлек башлыгы Иванов Эдуард Павлович үткәрәчәк. Ул лекцияләрен Түбән Кама шәһәренең 26 нчы урта мәктәбендә 2Б сыйныфында һәм   Түбән Кама районының Кызыл ачкыч поселогы мәктәбенең 1-4 сыйныфларында узачак. Һәм шулай ук район (районара) бүлек башлыгы  Ерусланов А.Н. Чув.Бурнаевский урта мәктәбендә лекцияләр укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International