Казан- Ульяновск трассасында Югары Ослан районында кыргый хайваннар катнашуында юл вакыйгасы булды. Аның нәтиҗәсендә 2 кабан дуңгызы үлде. Хайваннар юлга төрле сәбәпләр буенча чыга. Иң мөһиме үзләренең яшәү тирәлеген киңәйтәләр, яшьләр үзләре хуҗа була ала торган башка территорияләргә күченәләр яки яңа туену урынын эзлиләр. Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә, машина йөртүчеләрне уяу булырга һәм юл кырыенда торган кыргый хайванны күргәч, тизлекне киметергә өнди, чөнки курыккан хайван кире китми, алга таба чаба. Хайванны баш ягыннан узарга теләү файдасыз, арт ягыннан узу яхшырак була. Күрелгән саклык чаралары сезгә дә, хайваннарга да авыр яралардан һәм имгәнүләрдән качарга булышыр, ә кайберәүләргә гомерен дә саклап калыр.