Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең яңа башлыгы Федор Батков булды.

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанның Премьер-министры Ильдар Халиков Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллективына, элек Идарәнең башлыгы урынбасары булган Федор Батковны,  яңа башлык итеп тәкъдим итте. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең элекеге башлыгы Дмитрий Иванов республиканың Чистай муниципаль районны  җитәкләячәк. Ильдар Халиков Дмитрий Ивановка, Идарә башлыгы урынында 2,5 ел уңышлы эш алып барган өчен, рәхмәт сүзләре әйтте. Республиканың Хөкүмәт башлыгы билгеләп китте: Дмитрий Ивановның  административ эш  тәҗрибәсе бар һәм ул Идарәнең көйле командасы белән бергә “ шактый күп эш эшләде”.

Ул , Идарәнең уңай эш күрсәткечләрен, хайваннар санын арттыру,  техника белән тәэми итү, һәм башка бик күп әйберләрне санап чыкты. Шулай ук идарә хезмәткәрләренең штаты зурайтылды, укыту эше алып барылды, эштә инновацион  технологияләр кертелде.

И.Халиков сүзләре буенча “ Дмитрий Ивановның яңа җаваплы эшне үти алачагын хәрби тикшерү күрсәтте”. “ Сезгә яңа юнәлештә уңышлар телисем килә”,- дип, мөрәҗәгать итте ул Ивановка.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы  вазифаларын үтәүче итеп куелган, Федор Батков коллектив өчен яңа кеше түгел. “ Сез аны яхшы беләсез,- дип мөрәҗәгать итте Ильдар Халиков идарә коллективына.- Башлык турыдан-туры монда, министрлыкта, үстерелгәч бу бик әйбәт үрнәк. Аның  элек канун саклаучы әгъзаларда эшләгән эше дә уңай яктан гына характерлана”. Ильдар Халиков билгеләп китте: Федор Батковка озак сүзләр сөйләп торасы юк, чөнки ул үзе дә идарә алдында торган максатларны бик яхшы белә.

“ Бүген бер генә максат - Дмитрий Алексеевич коллектив белән бергә алып барган яхшы байракны, уңай үзгәрешләр чоры дәвам итсен өчен, тотып алырга һәм шулай ук алып барырга.”- дип, йомгаклады Ильдар Халиков. Аннан соң Федор Батковка министрлар портфелен тапшырды.

 

МА Татар информ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International