2014 елның 21 сентябрендә Казанда һәм ильнең башка 79 шәһәрендә «Милләт Кроссы – 2014» узды. Быел “Милләт Кроссы” «Казан – Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта узды. Йөгерү көне татарстан башкаласында инде унберенче мәртәбә оештырыла. Барлыгы стартта 24350 йөгерергә яратучы катнашты. Узышларда профессиналь спортчылар, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар катнаштылар. Массакүләм чабышларда Идарә хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.