Лачынчылар командасы «ЦВИТОС ЖМ» Саратов өлкәсенең Чардым аучылык нигезе базасында ( Саратов өлкәсе, Воскресенск районы) узган, Бөтенроссия лачынчылар ярышында катнашты. Ярышларның оештыручысы булып, “Лачынчылар берләшмәсе” исемендәге ерткыч кошларны саклау һәм лачыннар кулланып аулауны үстерү буенча Регионара иҗтимагый оешмасы чыкты. Ярышлар 20 һәм 21 сентябрь көнне уздылар. Бу ярышларда үзләренең карчыгалары һәм лачыннары белән, россиянең төрле төбәкләреннән килгән лачынчылар катнаштылар.
«ЦВИТОС ЖМ» командасын тәҗрибәле лачынчылар Еналеев Ильдар үзенең карчыгасы белән һәм Чаплашкин Андрей карчыгасы һәм эзләүче эте белән җитәкләделәр. Ау кошлары буенча эксперт булып, гарәп тамырлы (Төньяк Осетия), танылган лачынчы Мухаммед Аль-Шамери килде. Ау кошларының чыгыш нәтиҗәләре буенча эксперт урыннарны түбәндәгечә бүлде:
1 урын Чаплашкин Андрейга бирелде ( Казан)
2 урын – Еналееву Ильдарга ( Казан)
3 урын – Яковлев Константинга (Омск).