Кыргый тояклы хайваннарны аулаганда , Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, ау бер аучы белән һәм коллектив( ике яки икедән артык аучы) рәвештә алып барылырга мөмкин. Коллектив алып барылган чакта, аучылык хайваннарын табуга һәм тотуга юнәлтелгән, бердәм эш алып барыла.
Һәркемгә ачык аучылык җир-суларларында тояклы хайваннарга коллектив аулауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә бирелгән зат санала.
Беркетелгән аучылык җир-суларларында коллектив ауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык хуҗалыгы килешүе төзегән яки озак вакытлы куллану хокукы булган, юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең вәкиле санала.
Коллектив ауны тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш: аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерергә; аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертмәскә; коллектив ауда катнашкан аучыларның исемлеген төзәргә, вакытын һәм урынын күрсәтергә; коллектив ауны тормышка ашыру өчен җаваплы затның фамилиясе һәм инициалларыбулырга тиеш; аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номеры (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ); таба торган ау хайваннарының төре һәм саны; коллектив ауда катнашучыларның фамилияләре һәм инициаллары, аучылык билетларының номерлары; коллектив ауда катнашучыларның белән, коллектив ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора); коллектив ауны тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында булырга тиеш; ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында табыш турында туры килгән билге куярга; ау хайваны аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эәләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга җыеп бетерүне оештырырга.