Тикшерү хәбәрләре

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

6 октябрь көнне, төнлә, Яңа Николаевка поселогы янында,төньяк урап үтә торган юлда,    Hyundai Solaris йөртүчесе, 9 данә санындагы кабаннар көтүен бәрде. Юл вакыйгасы  караңгы вакытта, яктыртылмаган юлда  булды. Юлның бу кисәгендә 1.27 “ Кыргый хайваннар” знагы куелган иде. Бу знак машина йөртүчеләрне  трассада көтмәгәндә кыргый хайваннарның килеп чыгырга мөмкин булуы турында хәбәр итә. Россиянең Табигать министрлыгының 8.12.2011 елдан № 948 “ Аучылык байлыкларына китерелгән зыянның күләмен исәпләп чыгару Методикасын раслау турында”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, табигатькә китерелгән зыян 135 мең сумны тәшкил итте.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе водительләрне  машина йөрткәндә, аеруча урман юлга якын килгән урыннарда, караңгы төшкән һәм төнге вакытта, сак булырга, ә шулай ук  юл билгеләренә игътибарлы булырга өнди.

Бу авыр булмаган  саклык чараларын күрү, көенечле нәтиҗәләргә китермәскә булышыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International