Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 10 октябре, җомга

Татарстан республикасында  кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры дәвам итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.12.2010 елдан № 1119 “ Табу лимиты куелмый торган, аучылык байлыкларын тоту нормаларын һәм  Татарстан Республикасының аучылык җир-суларының үткәрү нормаларын раслау турында”гы  расланган карары белән тәңгәл килеп, республикада кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга киләсе нормалар билгеләнде:

 

Хайван төренең, төркемнең исеме

Бер бирелгән рөхсәтнамәгә, ау чоры эчендә тоту нормасы, баш

Бер ау көне эчендә тоту нормасы, баш

Елга кондызы

10 артык түгел

1 артык түгел

Урман сусары

4 артык түгел

1 артык түгел

Америка чәшкесе

8 артык түгел

1 артык түгел

Су күсесе

40 артык түгел

5 артык түгел

Гадәти тиен

15 артык түгел

2 артык түгел

Байбак

16 артык түгел

2 артык түгел

Хорь лесной (степной)

5 артык түгел

1 артык түгел

Ак куян

3 артык түгел

1 артык түгел

Соры куян

3 артык түгел

1 артык түгел

Гадәти бүре, гадәти төлке, дала төлкесе

билгеләнми

билгеләнми

Янутка охшаган эт

2 артык түгел

1 артык түгел

 

Исегезгә төшереп китәбез, Ау кагыйдәләре буенча,  ау продукциясен алып китү һәм сату, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына рөхсәт ителә. Рөхсәтнамәдә ул төр аучылык байлыгын табу турында билге ясалган булырга, яки ертып алына торган талоны тутырылган булырга тиеш. Әгәр дә рөхсәтнамәдә аучылык хайванын көнгә 1 артыкны табу нормасы билгеләнгән булса, яки аучылык хайваннарының төгәл саны күрсәтелмәсә, яки рөхсәт ителгән тоту нормасы күрсәтелмәсә, туры килә торган ау продукциясен алып китү, тискәре ягында тоту турында билгесез рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла.

Ау кагыйдәләренең бу пунктыннан чыгып,  куяннарны, сусарларны, чәшкеләрне, кондызларны, янутка охшаган этләрне алып китәр алдыннан рөхсәтнамәдә билге куярга онытмагыз.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International