Лачыннар ауы 16 гасырның ахырына кадәр киң таралган иде, аннары аны кораллы ау алмаштырды. Ләкин аннары да лачынчылар эшсез калмадылар.Хәзерге вакытта ау кошлары ярдәмендәге аучылык актив үсеш алды. Лачыннары булган аучыларны, каргаларны һәм чәүкәләрне куарга, очулар хәвефсез үтсен өчен, аэропортларга, уңышны саклар өчен кырларга чакыралар. Мәсәлән Казан лачынчылары бу көннәрдә орлык элеваторында һәм май культураларын эшкәртү заводында эшлиләр.
Вольерның кыргый хуҗалары хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге территориясендә яшиләр. Хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге хезмәткәре Ильдар Еналеев яшьүсмер чагыннан ук лачыннар ауы белән кызыксынган иде. 30 еллык тәҗрибә әйтелә. Башта дуслары белән кечкенә кошларга капкыннар куйды.Ә карчыганы тотканнан соң , аны өйрәтергә булды. Килеп чыккан шикелле булды. Икенче, өченче кош барлыка килде, шулай итеп бу эшкә кереп тә китте.
Бөтенроссия ярышларының җиңүчесе Андрей Чаплашкин, коллегасы шикелле, һөнәрне балачакта сайлаган. Гәзиттә мәкалә укыды һәм хайваннар совхозы хезмәткәренең, лачынны кулына утырткан, фотографиясен күрде. Ул шул кадәр кызыксынды һәм лачынчыны табарга булды. Редакциягә хат язып, лачынчының адресын белде һәм кошларны өйрәтер өчен укырга китте. Укытучысы сүзләре буенча, укучысы аны узып китте, лачыннар ауына аның сәләте зур. Моңа өйрәнеп булмый. Кош сөйрәлүчеләргә якын тора. Уйлап карагыз, баканы сез нәрсәгә өйрәтә аласыз? Бу чиста ау инстинкты. Шуңа күрә ул хаталарны гафу итми, аңа җаза биреп булмый. Монда бик зур сабырлык һәм кошны тою кирәк. Һәм аның Россиядә узган барлык ярышларда җиңүче булуы, күп нәрсә турында сөйли.
Чит илләрдә лачынар ауын, төрле халыкларда меңьеллык тарихы булган, дөнья мәдәниятенең бер өлеше итеп карыйлар. 4 ел элек 11 ЮНЭСКО илленең гаризасы буенча, аны рухи мәдәни мирас итеп таныдылар.