Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 29 һәм 30 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә ау өлкәсендә һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзалары вәкилләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралачак:
- аучылык байлыкларының санын хисапка алу;
- җитештерү аучылык тикшерүе;
- аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу;
- хайваннар дөньясын саклауда аучылык хуҗалыгының әһәмияте.
Шулай ук киңәшмә чикләрендә “Түгәрәк өстәлләр” оештырылачак. Анда аучылык байлыкларын җитештерү һәм аларны ярым ирекле шартларда асрау, аучылык җир-суларын дистанцион мониторинглау буенча сораулар күтәреләчәк.