Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белдерү ясый. 2014 елның 23 октябрендә көндезге сәгать унда Казан шәһәре Кәрим Тинчурин урамы 29 йортта урнашкан, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында 2014 елның язгы ау чорының нәтиҗәләрен чыгару һәм 2014-2015 елда көзге-кышкы ау чорын үткәрү сораулары буенча киңәшмә үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International