Идарә, 2014 елның язгы ау чоры нәтиҗәләре һәм 2014-2015 елның көзге-кышкы ау чорын үткәрү максатларны буенча, республика күләмендә семинар-киңәшмә уздырды.

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 23 октябрь көнендә Идарә бинасындаТатарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче  Федор Сергеевич Батков рәислеге астында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә утырышынды ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының   табигый һәм җир асты байлыкларын    куллану һәм тирә-якны саклау сораулары буенча бүлек башлыгы Фасхутдинов М.Г., ТР Министрлар Кабинеты мал тыйббының баш Идарәсе башлыгы урынбасары Никитин А.И. , аучылык хуҗалыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор баш Идарәсе башлыгы урынбасары Фаттерахманов Л.Р. вәкиле катнаштылар.

Киңәшмәнең максаты -  язгы ау чорының нәтиҗәләрен бергә тикшерү, 2014-2015 еллардагы көзге-кышкы ау чорына  әзерләнү буенча проблемалы сорауларны ачыклау, төп максатларны билгеләү һәм  тиешле дәрәҗәдә уздыруга әзерләнү.

Семинар барышында,  ау чорының нәтиҗәләреннән башка, аучылык байлыкларының санын исәпкә алу һәм аларны саклау сораулары, Татарстан Республикасында кыргый хайваннарны асрауның яңа юнәлешләре буенча тикшерү чараларының нәтиҗәләре, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә канун бозуларга юл куймау сораулары күтәрелде.

Безнең республика  территориясендә африка чумасы һәм котыру   авыруларының таралалуына юл куймау чаралары буенча  аерым фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International