Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

 2014 елның 15 ноябрь көнендә су йөзүче, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлануы турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә.

Сезгә, гамәлдәге канун белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын табудан соң яки рөхсәтнамә гамәлдән чыкканнан соң 20 көн эчендә, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын  тутырып, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә.

Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International