Тикшерү хәбәрләре

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

2014 елның 24 октябрь көнендә  рейд чаралары барышында Мендеевск районы буенча районара бүлек башлыгы район оешмасының рәисе белән бергә, Псеево авылы янында, басуда ВАЗ 2109  машинасын туктаттылар.  Аның эчендә , хокуксыз ау белән шөгыльләнүче, 3 граждан булды. Бу затларның үзләре белән  корал йөртүгә рөхсәтнамәләре, аучылык билетлары, юлнамәләре, ә шулай ук паспортлары яки шәхесне раслый торган башка документлары юк иде. Аларны, Менделеевск районы буенча вәкаләтле, полиция бүлегенә алып килделәр. Коралны хокуксыз йөртү һәм саклау очрагы буенча тикшерү алып барыла.  Җинаять эшен ачу буенча сорау хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International