26 октябрь көнендә Иске Йомрылы авылыннан Альберт Габитов һәм Гөмәр Хабибуллин
үзләренең ишегалдында кышка куян ите әзерлиләр иде. Шу вакытта алар янына һавадан таш булып бөркет төште. Аның тәпиләрендә боҗра һәм каешлар бар иде. Кешеләрдән һәм этләрдән курыкмаган кошны хуҗалар куян ите белән сыйладылар да, аннары тәпиләрендәге каешларыннан тотып читлеккә ябып куйдылар. Бу вакыйга турында алар хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең район башлыгына М.А. Филинга хәбәр иттеләр. Ул үз чиратында тотылкан сирәк кош турында үзенең башлыкларына хәбәр бирде.
Бөркетнең тәпиләренә куелган боҗра буенча хуҗасы тиз табылды- стажы булган лачынчы Курмышкин Валерий. Бөркет Екатеринбург шәһәренең “Холзан” исемле ерткыч кошларны аклау Үзәгендә чыгарылган.
Икенче көннең кичендә кош артыннан, аның хуҗасы Валерий Курмышкин килде. Таныш сыбызгы тавышын ишетеп бөркет үзе хуҗасының кулына килеп утырды.