Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 29 һәм 30 октябрь көннәрендә, Ростов-на-Дону шәһәрендә, аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте  әгъзалары вәкилләре өчен оештырылган Бөтенроссия  киңәшмәсе узды.  Анда 2015 елда  аучылык байлыкларының санын хисапка алуны оештыру соравы каралды.

Киңәшмәдә, Дәүләт сәясәте һәм ауны тәртипкә салу һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Департамент директоры Берсенев А.Е. белән, 2015 елда аучылык байлыкларының кышкы маршрут хисабын, 24.10.2014 елдан № 50 ФДБО «Центрохотконтроль» боерыгы белән расланган, Тояклыларның, кыйммәтле мехлыларның һәм кошларның хисабын кышкы маршрут хисабы методы буенча,  Методик киңәшмәләр нигезендә үткәрергә тәкъдим итте.

Моның белән бәйле рәвештә Идарә  республиканың муниципаль районнарына  чыгып киңәшмәләр уздырырга  планлаштыра.

Өстә күрсәтелгән методика белән  тәңгәл килеп, аучылык байлыкларының санын хисаплау  һәрбер аучылык җир-суы буенча аерым үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International