Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 15 ноябрь көнендә  су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамланды.

Куелган таләпләрне истә тотып, өстә күрсәтелгән аучылык байлыкларына рөхсәтнамә алган, барлык аучыларга, тоту турында мәгълүматларны тутырырга (рөхсәтнамәнең тискәре ягында урнашкан) һәм  2014 елның 5 декабренә кадәр, аларны рөхсәтнамә алган җиргә юнәлтергә кирәк.

Исегезгә төшереп китәбез, мәгълүматларны тапшырмау өчен, административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International