Балаларга хокукый яктан булышу көне

2014 елның 21 ноябре, җомга

20 ноябрь көнендә Яңа Шешмә урта мәктәбендә, балаларга хокукый яктан булышу Көненә багышланган чара узды. Балаларга хокукый яктан булышу көне,   ике ел рәттән, ТР Юстиция  министрлыгы башлавы буенча уздырыла. Балаларны, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең  хайваннар дөньясы объектларын куллануны күзәтү бүлегенең алдыңгы киңәшчесе Фугин В.В., Яңа Шешмә районы прокурорының ярдәмчесе Галимов Р.М., ТР  адвокатлар коллегиясенең Яңа Шешмә  филиалы мөдире Хайрутдинов Ф.Р., ТР  адвокатлар коллегиясенең Яңа Шешмә  филиалының адвокаты Иванов Ф.В., район мәгариф бүлеге методисты Завалишина Е.В., опека һәм тәрбиячелек бүлегенең башлыгы Юдинцева О.А. кабул иттеләр. Очрашуга күбрәк 9-10 сыйныф укучылары килде. Балаларны һәм яшүсмерләрне  нинди сораулар борчыганын  белгечләр аралашу вакытында гына белделәр. Нигездә бу сораулар  югары уку йортларына керү, төрле дәрәҗәдәге гражданнарга тиешле льготалар, һәм яше җитмәгәннәргә җәй көне кайда эшләп алу мөмкинлегенә кагылды, шулай ук “ камендант сәгате”  соравы да читтә калмады.  Прокуратура, мәгариф идарәсе, опека һәм тәрбиячелек хезмәткәрләре һәм адвокатлар барлык сорауларга да җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International