Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  бүген, Идарәдә,  Татарстан Республикасының Чүпрәле районындагы һәркем керә ала торган аучылык җир-суларына аучылык хуҗалыгы килешүен төзү хокукын алуга,  ачык сату узды. Ачык сату нәтиҗәләре буенча җиңүче булып, шәхси эшмәкәр Исли А.Н. танылды

 Ачык сату  уздырылган территория чикләре:

Төньяк -  Татар Упкыны авылыннан  алып  машина юлы буенча  көнчыгыш якка таба Чуваш Чүпрәлесе авылына кадәр, аннары көнчыгышка таба, Чуваш Чүпрәлесе авылына таба борылып, Иске Чүпрәле – Кече Акса янындагы машина юлының киселешенә кадәр;

КөнчыгышЧуваш Чүпрәлесе авылына таба борылып, Иске Чүпрәле – Кече Акса янындагы машина юлының киселешеннән машина юлы буенча көньякка Кече Акса ягына таба Иске Чукалы борылышына кадәр, аннары машина юлы буенча Иске Чукалы  аша Яңа Чукалы  авылына таба Городище борылышына кадәр, аннары көньякка таба Городище авылына кадәр, аннары машина юлы буйлап Яңа Чекур авылына кадәр һәм аннары машина юлы буенча Татар Шатрашаны авылына таба Татарстан Республикасының Ульяновск өлкәсе белән административ чиккә кадәр (54°33'41" N, 47°28'04" E);

Көньяк -  Яңа Чекур -Татар Шатрашаны машина юлы  Татарстан Республикасының Ульяновск өлкәсе белән административ чик киселешеннән  чатыннан ( 54°33'41" N, 47°28'04" E) Татарстан Республикасының Ульяновск өлкәсе белән уртак чик  буенча көнбатыш юнәлештә 54°33'59" N, 47°27'41" E; 54°34'01" N, 47°27'02" E; 54°33'46" N, 47°26'20" E; 54°32'38" N, 47°26'08" E; 54°32'10" N, 47°25'13" E; 54°31'54" N, 47°24'06" E; 54°29'53" N, 47°25'26" E координат нокталары аша, 54°29'53" N, 47°25'26" E координат ноктасына кадәр;

Көнбатыш:  Татарстан Республикасының Ульяновск өлкәсе белән уртак чигендә яткан  54°29'53" N, 47°25'26" E координат ноктасыннан алып, шул чик буенча  54°31'20" N, 47°23'17" E; 54°34'01" N, 47°21'49" E; 54°34'07" N, 47°21'57" E; 54°34'36" N, 47°21'04" E; 54°34'46" N, 47°21'13" E; 54°36'16" N, 47°20'48" E; 54°37'08" N, 47°20'24" E; 54°37'46" N, 47°21'42"; 54°38'32" N, 47°24'33" E; 54°38'54" N, 47°23'36" E координат нокталары аша төньяка таба, бу чикнең Татар Упкыны авылына бара торган машина юлы белән киселешкән ноктага кадәр (54°39'16" N, 47°23'31" E), аннары машина юлы буйлап төньяк- көнчыгышка  таба Татар Упкыны авылына кадәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International