Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Гамәлдәге канунда каралган вакытны бозып,  аучылык байлыкларын тотуга  рөхсәтнамәсен тапшырмаган,  Шемәрдән кешесе кылган административ хокук бозу турындагы эш каралды. Ул гражданин штраф  рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды.

Хөрмәтле аучылар!  Исегезгә төшереп китәбез.  Аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә бланклары каты хисап документлары булып торалар. Үзләренең серияләре, номерлары бар. Һәм аларны,  канун белән билгеләнгән вакыт эчендә , рөхсәтнамәне алган урынга тапшырырга кирәк.

-         Тояклы хайваннарны  аулаганда, табудан, хайванны яралаганнан яки рөхсәтнамәнең вакыты чыкканнан  соң 10 көн эчендә;

-         Башка төр аучылык байлыкларын аулаганда, табудан, хайванны яралаганнан яки рөхсәтнамәнең вакыты чыкканнан  соң 20  көн эчендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International