Бу елның 5 декабрендә Идел буе федераль төбәк буенча табигатьне куллану өлкәсендә федераль тикшерү хезмәте Департаменты белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә( алга таба – Идарә), РФ белән биологик су ресурсларына кертелмәгән, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану, ә шулай ук ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә тапшырган вәкаләтләрен тикшерү өчен уздырылган планлаштырылган тикшерүнең нәтиҗәләрен йомгакладылар.
Тикшерү предметлары булып түбәндәгеләрне билгеләделәр: бирелгән вәкаләтләрне үтәү буенча эшчәнлекне оештыру;Идарә белән, Россия Федерациясенең биологик су ресурсларына кертелмәгән, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану, ә шулай ук ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә тапшырган вәкаләтләрен үтәүнең тулылыгы һәм сыйфаты; Россия Федерациясенең биологик су ресурсларына кертелмәгән,хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану, ә шулай ук ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрен үтәү өчен, федераль бюджеттан субвенция рәвешендә бирелгән акчаны сарыф итү.