Хөрмәтле гражданнар, иҗтимагый һәм башка оешмалар!

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: хайваннар дөньясы  объектларын рациональ куллану максаты белән, тирә-якка йогынты ясауны  бәяләү чикләрендә , Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән ( заказ бирүче) , Татарстан Республикасы территориясендә 2015-2016 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын табуның күләмен нигезләү материаллары  әзерләнә.

 Гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә язма рәвештә , 420021, Казан, Кәрима Тинчурин урамы – 29 адресы буенча юнәлтә ала.

 Ул материаллар белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең  рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International