Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014елдан № 379 боерыгы белән, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы расланды.
Өстә күрсәтелгән боерык белән расланган, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, ә шулай ук андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе 2015 елның 17 июненнән көчкә керә. Шулай ук бу боерык белән рөхсәтнамәнең яңа формалары расланды. 2015 елның 17 июненә кадәр бирелгән рөхсәтнамәләр, анда күрсәтелгән, ауны булдыру вакыты беткәнчегә кадәр кулланылачаклар.
Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 23.04.2010 елдан № 121 ”Аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү тәртибен раслау һәм аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы турында”гы боерыгы 2015 елның 17 июненнән гамәлдән чыккан дип санала.
Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014елдан № 379 "Аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасын раслау турында”гы боерыгы Идарә сайтында “ Аучылык байлыкларының торышы” – “Аучылык байлыкларын табу” бүлегендә урнаштырылды.