Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

14.12.2014 елда Әлки районының  һәркем керә торган аучылык җир-суларында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм полиция  хезмәткәрләре   белән берлектә уздырылган рейд чаралары барышында, ау кагыйдәләрен бозу өчен бер гражданин тоткарланды. Ул Әлки районының аучылык җир-суларына аучылык байлыкларын тотуга һәм корал йөртүгә рөхсәтнамәсез керде. Аның үзе белән 16 калибрлы, бер көпшәле ИЖ-18 ау мылтыгы  бар иде. Мылтык полиция  хезмәткәрләре белән тартып алынды, гражданинга  каршы  административ материал төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International