Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә кыргый тояклы хайваннарга ау чоры дәвам итә.

Кыргый тояклы хайваннарны аулау вакытын исегезгә төшерәбез:

Пошиларны ( бөтен яшьтәге төркемнәр  дә) һәм коралайларны - 2014 елның 31 декабренә кадәр;

пошиларны ( 1 яшькә кадәргеләр)- 2015 елның 15 гыйнварына кадәр;

кабаннарны -  2015 елның 28 февраленә кадәр.

1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кабаннарны аулаганда  куып кертү һәм  этләр ярдәмендә аулау тыелганны истә тотып, Идарә  кабаннарны тотуга бирелгән рхсәтнамәне  2015 елның 1 гыйнварына кадәр ябарга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International