Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 31 декабрендә татарстан Республикасы территориясендә, ау этләрен кулланып, каурыйлы киек кошларга, ә шулай ук урман киек кошларына ау чоры тәмамлана
Моның белән бәйле рәвештә, бу төр аучылыкка рөхсәтнамә алган барлык аучыларга да, урнаштырылган тәртип белән туры китереп, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын, рөхсәтнамә алган урынга тутырып җибәрергә.
Исегезгә төшереп китәбез, өстә күрсәтелгән мәгълүматларны тапшырмау өчен административ җаваплылык карала.