Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы ДБО « Хайваннарны саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигына 21.12.2014елны 50 баш санында чираттагы төркем алтай мараллары урнаштырылды.
Бөтен килгән хайваннар да сәламәт. Хәзерге вакытта ризыкларын ала башладылар.
Боланнарның бу төркеме Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең региондагы фаунаны баету буенча программасына этәргеч булып торачак.
Марал – затлы боланның бер төре. Бу төр фауна Татарстан Республикасы территориясеннән 150 ел элек югалды. Хәзерге шартларда боланны республика территориясенә кайтару эшендә марал иң перспективалы булып санала.
Ул ризыкка нәзбрек түгел, эстетик яктан сөйкемле( боланнар арасында иң зуры), урман-далаларда яши ала ( аучылар өчен экономик яктан мөһим төрләр булмаган, Татарстан Республикасының ландшафты).
Кыргый хайваннар питомнигында бу төрне үрчетү буенча инде тәҗрибә бар: 8 кечкенә марал үстерделәр. Яңа төркем мараллар, боланнарны табигатькә чыгару вакытын һәм регионнардагы кечкенә питомникларны булдыруны якынайтачак.