Дөньякүләм лачын авы фестивале.

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Бу елның 6-13 декабрь көннәрендә Абу Даби (ОАЭ) эмиратында Дөньякүләм лачын авы фестивале узды. Анда 80 илдән 800дән артык лачынчы катнашты.

Бу фестивальдә россия делегациясе катнашында ДБО «ЦВИТОС ЖМ» алдыңгы хезмәткәре,  биология фәннәре докторы И.Р. Еналеев катнашты.

Фестиваль чикләрендә, Кешелекнең  материаль  булмаган  мәдәни- тарихи мирасы буларак, лачыннар авын торгызу сораулары буенча, гыйльми – практик конференция узды. Шулай ук аның барышында ертыч кошларның сирәк төрләрен саклау буенча актуаль сораулар күтәрелде.

Фестивальнең кульминациясендә” Милләтләр чыгышы” ( фотографиядә) булды. Анда һәрбер катнашучы ил  үзенең милли  байрагы һәм ау кошы белән күзалланды.  Лачынчылар милли  костюмнарын киделәр. Чыгыш Аль Форсан (Абу Даби эмираты) фортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International