Тикшерү хәбәрләре

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2015 елның 5 гыйнвар көнендәТатарстан Республикасының  Куйбышев аучылар һәм балыкчылар аучылык хуҗалыгы территориясендә ДБО “Хайваннарны саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белгече һәм урманчы белән хокуксыз аулау очрагы ачыкланды.  Бу канунсызлык  Кызыл Бистә авылы янында  Спасс районы яшәүчесе белән эшләнде.  Вакыйга  урынына Татарстан Республикасының Спасс районы буенча Эчке эшләр министрлыгының өлгер-тикшеренү төркеме чакырылды. Кар машинасын караган вакытта, аның  эченнән, ату коралы белән яраланган, төлке табылды.

Хәзерге вакытта  бу очрак буенча процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International