Аучылык байлыкларын саклау чикләрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе белән 2014 елда, кыргый хайваннарның һәм кабаннарның тәртипкә салу өлкәсендә, аучылык байлыкларын авырулардан саклау буенча эш алып барылды. Нәтиҗәдә 2256 төлке һәм 45 кабан атылды. Аучылык байлыкларының санын күтәрү һәм саклау максаты белән, аларны үрчетү буенча чаралар уздырылды. Һәркем керә торган аучылык җир-суларында 230 поши өчен, 1300 куян өчен катыр туфрак оештырылды, кабаннар өчен 86 җимлек, кыр кәҗәләре өчен 102 җимлек, куяннар өчен 290 җимлек, көртлекләр өчен 210 җимлек, 270 комлы туфрак, 130 ясалма оя ясалды. Идарә хезмәткәрләре белән 18 тонна орлык, 180 тонна орлык чүпләре,1600 себерке, 30 тонна печән әзерләнде.
Аучылык байлыкларын саклау зоналарын оештыру максатыннан чыгып, Идарә белән республика территориясендә аучылык байлыкларын саклау зоналарын оештыру буенча Татарстан Республикасы президенты Боерыгы проекты әзерләнде.
Аучылык байлыкларын рациональ куллану максаты белән, Идарә, аучылык байлыкларын тоту лимитларын раслау буенча, материаллар әзерләде, һәм алар нигезендә лимитлар Татарстан Республикасы президенты боерыгы белән расландылар.
Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә, аучылык җир-суларында, Идарә хезмәткәрләре белән, ау кануннарын бозуның 596 очрагы ачыкланды. Шул санда:
- Ау кагыйдәләрен бозу -499;
- хайваннар дөньясы объектлары һәм биологик су байлыклары белән рөхсәтсез куллану -4;
-хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлеген саклау кагыйдәләрен яки күчү юлларын бозу-54;
- административ штрафны вакытында түләмәү-9;
- дәүләт әгъзасына мәгълүматларны бирмәү яки вакытында бирмәү, ә шулай ук мәгълүматларны тулы күләмдә яки дөрес бирмәү-1;
- дәүләт тикшерүен уздыра торган, урындагы вәкаләтле затның, канун бозуны бетерү турындагы боерыгын вакытында үтәмәү -29.
Чыгарылган карарлар буенча 934,6 мең сумга штраф салынды.
Хисап чорында юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата 36 тикшерү уздырылды. Алардан расланган еллык план буенча 15 тикшерү уздырылды. Аларның нәтиҗәсендә административ канун бозу турында 46 беркетмә төзелде һәм ачыкланган бозуларны бетерү буенча 97 боерык бирелде. Дәүләт тикшерүен уздыра торган, урындагы вәкаләтле затның, канун бозуны бетерү турындагы боерыгын вакытында үтәмәү өчен 29 беркетмә төзелде.
Идарә ихтыяҗлары өчен республика районнарында куллануга 14 УАЗ машинасы, 14 Ямаха Викинг кар машинасы, 2 КС-701 катер алып җибәрелде.
Беркетелгән аучылык җир-суларында җитештерү аучылык тикшерүе системасын кертү буенча эш оештырылды. Эшчеләргә куела торган таләпләрне һәм белемнәрне тикшерү нәтиҗәләре буенча, эшкә 67 җитештерү аучылык инспекторы кертелде.
2014 елда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән 3 аучылык хуҗалыгы килешүе төзелде. Бөтен килешүләр дә аукцион аша төзелделәр.