Хөрмәтле аучылар!

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

2015 елның 1 гыйнварыннан алып 12 гыйнварына кадәр уздырылган  тикшерү чаралары барышында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре  һәм штаттан тыш инспекторлар белән берлектә, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә 22 хокук бозуны тыйдылар.

Шулай, 4 гыйнвар көнне ДБО “Саба укыту-тикшеренү лесхозы”  аучылык хуҗалыгы территориясендә «Polaris» кар машинасында  барган һәм үзе белән тышлыгыннан чыгарылган һәм корылган мылтыгы булган гражданинны туктаттылар. Бу гражданин, Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган “Ау кагыйдәләре”нең 53.1. пунктын бозган өчен, административ җаваплылыкка  тарттырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International