Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре ДБО “ Хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белән берлектә хайваннар дөньясы объектларының яки биологик су байлыкларының яшәү тирәлекләрен яки күчү юлларын саклау кагыйдәләрен бозуны туктату буенча планлы рәвештә эшне алып баруларын дәвам итәләр. Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә гыйнварның беренче ункөнлегендә 56 иясез ятьмә тартып алынды, Мамадыш районында - 32 ятьмә, Яшел Үзән районында – 17,Чистай районында – 7.
Шулай итеп, 4.01.2015 елны Чистай шәһәренең вакытлыча эшсез яшәүчесе, Чистай районының һәркем керә торган аучылык җир-сулары территориясендә, Иске Кама елгасында, су ермагын киртәләп, капрон җеп урнаштырды. Гражданин 24.04.95елдан Федераль Канунның № 52-ФЗ “ Хайваннар дөньясы турында”гы 22 маддәсен бозу өчен, 10.01.2002 елдан № 7-ФЗ” Тирә-якны саклау турында”гы 11 маддәнең 3 пунктын бозу өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.