Тикшерү хәбәрләре

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2015 елның 12 гыйнварыннан алып 19 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре белән 19 хокук бозу туктатылды һәм 8 ятьмә тартып алынды.

Шулай, 17 гыйнвар көнне Затон поселогы торучысы “ Кама Тамагы” аучылык хуҗалыгы территориясендә ,рөхсәтнамә буенча  соры куянны тотты, ләкин рөхсәтнамәнең артында аучылык байлыкларын тоту турында билге ясамады һәм шуның белән административ  хокукны бозды.

Берничә көн элек, республиканың Мөслим районы торучысы, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән  аучылык җир – суларында,  аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәсез аулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International