Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы хисаплау башланды. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Хисаплау расланган методикалар белән туры китерелеп алып барыла. Хайваннарның карда калдырылган эзләре буенча, ә шулай ук хисаплау эшләрен алып барганда очраткан хайваннарны санау юлы белән, Татарстан Республикасы территориясендә гомуми һәм аерым аучылык хуҗалыкларында киләсе хайваннарның саны билгеләнәчәк: поши,кабан, ак куян, соры куян, төлке,сусар, чүл төлкесе, селәүсән,бүре,көзән, ас, тиен, көртлек, суер, боҗыр, соры урман тавыгы.
Хисаплау нәтиҗәләре буенча, лимит кертелгән төрләргә, Идарә белән тоту лимитларын һәм квоталарын билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында, аерым төр хайваннарны аулауга чикләүләр кертергә кирәклеге турында карарлар кабул ителәчәк.