Казан ( Идел буе) федераль университет вәкилләре белән киңәшмә

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2015 елның 23 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсендә  Казан ( Идел буе) федераль университет вәкилләре белән киңәшмә узды.  Киләчәктә хезмәттәшлек төрләре каралды, аерым алганда  студентларны дәүләт хезмәтенә әзерләү, аучылык хуҗалыкларында фәнни эшләрне үстерү, хайваннар дөньясы объетларын саклау һәм куллану өлкәсендә бердәм программаларны эшкәртү һәм алга этәрү.

Киңәшмәдә  Фундаменталь  медицина  һәм биология институтының, фундаменталь   медицина бүлегенең,  биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, фәннәр докторы, профессор Рәхимов Ильгизәр Ильяс улы; Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының, территорияләр үсеше бүлегенең, табигатьне тәртипкә кертү һәм суны куллану кафедрасы мөдире, фәннәр докторы,  профессор Мингазова Нәфисә  Мансур кызы;  Фундаменталь  медицина  һәм биология институтының зоология һәм гомуми биоэкология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Галанин Игорь Федорович; Фундаменталь  медицина  һәм биология институтының биология һәм биотехнология бүлегенең зоология һәм гомуми биоэкология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Беспалов Александр Федорович; ә шулай ук Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенең хезмәткәрләре катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International