24.01.15 елда Аксубай муниципаль район территориясендә, Аксубай, Чистай, Яңа Шешмә, Норлат, Чирмешән районнарының һәм Биләр тыюлыгының районара бүлекләренең аучылык инспекторлары белән берлектә уздырылган рейд вакытында, 12 аучы тикшерелде, ау кагыйдәләрен бозу ачыкланмады. Төлкеләрнең санын тәртипкә салу чикләрендә 23 баш хайван атылды.