Браконьерлык эшчәнлеге өчен республика яшәүчесенә зур штраф салдылар һәм шәхси машинасын тартып алдылар.

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 гыйнвар көнне Яңа Шешмә раойнының  мировой хөкемендә,    УК РФ 258 маддәсенең 1 бүлеге “б” пункты белән  каралган – шәхси транспорт кулланып хокуксыз аулау,  буенча ачылган  җинаять эше каралды. Күрсәтелгән гаепләү белән туры китереп, 1974 елда туган ир кеше, 2014 елның ахырында,  Чертушкино авылы янында, рөхсәтнәмәсез, машина түбәсенә фара куеп, 5 куян атты. Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсенә китерелгән зыян 7500 сум тәшкил итте. Ир кешегә 15 мең сум штраф салынды,  һәм мылтык белән 32 патронын, ә шулай ук пычагын һәм машинасын тартып алу аша җәза бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International