Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе 2015 елның 27 һәм 29 гыйнвар көннәрендә Татарстан республикасының аучылык һәм балыкчылык өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиа төркеме белән берлектә очып чыгулар уздырылды.
Нократ, Кама, Мишә елгалары сулыгын очып чыгу вакытында хокуксыз тоту кораллары куелган очраклар ачыкланды. Аннан соң җир өсте мобиль төркемнәр белән 89 ятьмә тартып алынды, биологик су байлыкларын сәнәгый тоту белән шөгыльләнә торган 5 һөнәрчелек төркеме тикшерелде, ау кагыйдәләрен бозу өчен административ җаваплылыкка 3 зат тарттырылды.