Татарстан Республикасының Питрәч районы территориясендә тикшерү чараларын үткәрү турында

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

2015 елның 31 гыйнвар көнендә  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану өлкәсендә  тикшерү чараларын  тәэмин итү, ә шулай ук  кар йөрү машиналарын куллануны тикшерү максаты белән, Татарстан Республикасының Питрәч районы территориясендә урнашкан “РТ Питрәч РОО ООиР”, “Мишә  аучылык дәүләт тыюлыгы”, “Радуга”, “Ягдаш” аучылык җир-суларында рейдлар уздырылды.  Тикшерүләрне уздыру өчен 5 төркем тупланды, аларга  Идарә хезмәткәрләре,  Биектау, Питрәч, Лаеш, Теләче районнары буенча Районара бүлек башлыклары, ГИБДД һәм ТР буенча Гостехнадзор инспекторлары керде. Ә шулай ук Идарәнең штаттан тыш инспекторлары һәм “Ягдаш”, “ Аучылык гореф-гадәтләре”, “РТ Питрәч РОО ООиР” аучылык  хуҗалыкларының урманчылары катнашты.

Рейд барышында  12 аучы һәм 7 кар йөрү машинасы тикшерелде. “Ау кагыйдәләре”н бозу очраклары буенча административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International