Аучылык байлыкларына кышкы хисап уздыру

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын кышкы хисаплау дәвам итә. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Быел республикада хисаплау, ФДБО «Центрохотконтроль» белән эшкәртелгән һәм аның 13.11.2014 елдан № 58 боерыгы белән расланган, методика буенча алып барыла. Узган елдагы хисаплаудан аерылмалы буларак, бу методика буенча  аучылык байлыкларының санын һәм яшәү тыгызлыгын һәрбер аучылык җир-суына карата индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкин булачак.

Хисаплау нәтиҗәләреннән чыгып, Идарә белән лимит кертелгән төрләргә тоту квоталарын һәм лимитларын  билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында  аерым аучылык байлыкларын аулауга чикләүләр кертүнең кирәклеге турында карарлар  кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International