Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 04.09.2014 елдан № 383 боерыгы белән Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Боерык Юстиция министрлыгында 2014 елның 27 октябрендә теркәлде. Теркәлү № 34455.
Ау кагыйдәләренең гамәлдәге мөхәррияте белән безнең сайтта “ Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә танышырга була.
РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган “Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы Ау кагыйдәләренә кертелә торган үзгәрешләр.
1. 4 пунктта “рөхсәт ителгән табыш нормалары” сүзләрен “ сезонда рөхсәт ителгән табыш нормалары” сүзләренә алмаштырырга.
3. 41.1.1 пунктында “Саратов өлкәсе” сүзләрен төшереп калдырырга.
4. 44 пунктта “ау кошлары белән” сүзләрен төшереп калдырырга.
5. 44.1 пунктын киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
6. 44.2 пунктын киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
"44.2. кыр-сазлык киек кошларына - 25 июльдән 15 ноябрьгә кадәрге чорда;".
7. Түбәндәге эчтәлекле 44.3 пунктын өстәргә:
8. Түбәндәге эчтәлекле 44.4 пунктын өстәргә:
"44.4. урман, кыр һәм дала киек кошларына - 5 августтан 31 декабрьгә кадәрге чорда;".
9. 46 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
10. 47 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
"47. Куяннарны һәм төлкене ату коралыннан һәм (яки) пневматик коралдан башка, ау этләрен кулланып аулау 1 сентябрьдән алып 14 сентябрьгә кадәр алып барыла.".
11. 48 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
"48. Ау кошларын кулланып киек кошларны аулау 25 июльдән 31 декабрьгә кадәрге чорда алып барыла.".
12. 50 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
13. 54.6 пунктында “камыш тавыгы” сүзләреннән соң “соры каз” сүзләрен өстәргә.
15. Түбәндәге эчтәлекле 55.2 пунктын өстәргә:
"55.2. Гамәлдәге Кагыйдә белән каралган, ау вакытыннан башка, бәйдә булмаган этләр белән аучылык җир-суларда булу тыела, искәрмәне андый этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган (искәрмә булып аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу яки фәнни-өйрәнү максаты белән генә аулау гына килә) куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу гына тәшкил итә.".
16. Түбәндәге эчтәлекле 55.3 пунктын өстәргә:
"55.3. бәйдә булмаган ау этләре белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге оештыру документларында билгеләнгән, куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу, юлнамә булган очракта гына булдырыла.".
17. Түбәндәге эчтәлекле 60 пунктны өстәргә:
18. Ау кагыйдәләренә 3 нче кушымтада:
а) 5 нче юлда “ янутсыман эт” сүзләрен төшереп калдырырга;
б) 8 нче юлны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
|
Себер көзәне, очкалак, селәүсен, росомаха, харза, ас, ласка, америка януты, солонгой, кыргый песиләр |
1 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр |
в) түбәндәге эчтәлекле 12 юлны өстәргә
|
Чәшке (европа, америка), тиеннәр, янутсыман эт, сусар (урман, ташлык), көзән (урман, дала) |
Августның 3нче шимбәсеннән 28 (29) февральгә кадәр
|