2015 елның 8 февраль көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары – 2015” исемендәге XXXIII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Казанда төп старт Залесный бистәсендәге “Солнечный” лагерендә бирелде. Монда VIP ярышлар, Казанда яшәүче халык өчен массакүләм ярышлар һәм ВУЗ студентлары арасындагы ярышлар узды.
Аннан башка “Россия чаңгы юллары – 2015” Идел буе районының Дубравный урамындагы урман-парк зонасында һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта узды.
Чаңгы ярышларының программасы мавыктыргыч чаралар һәм конкурслар белән тәмамланды. Быел “Россия чаңгы юллары – 2015” узышларында 20 меңнән артык казанлы катнашты.