Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, Татарстан Республикасында экологик һәвефсезлек, табигатьне куллану һәм санитария – эпидемиология тынычлыгы буенча Хөкүмәт ведомствоара комиссиясе утырышы чикләрендә( видеоконференция режимынды), Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе коллегиясе булды. Анда Идарәнең башлыгы Федор Сергеевич Батков Идарәнең 2014 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2015 елга куелган мәсьәләләр белән таныштырды.