Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын хисаплау дәвам итә.

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасында аучылык байлыкларынын кышкы маршрут хисабы методикасы белән санау дәвам итә. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Быел республикада хисаплау, ФДБО «Центрохотконтроль» белән эшкәртелгән һәм аның 13.11.2014 елдан № 58 боерыгы белән расланган, методика буенча алып барыла. Узган елдагы хисаплаудан аерылмалы буларак, бу методика буенча  аучылык байлыкларының санын һәм яшәү тыгызлыгын һәрбер аучылык җир-суына карата индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкин булачак.

Хисаплау нәтиҗәләреннән чыгып, Идарә белән лимит кертелгән төрләргә тоту квоталарын һәм лимитларын  билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында  аерым аучылык байлыкларын аулауга чикләүләр кертүнең кирәклеге турында карарлар  кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International