2015 елның 4 март көнендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәр хөкеме, ике Яшел Үзән яшәүчесенә карата, “Свияжский” аучылык хуҗалыгында, машина кулланып, куянны хокуксыз аулаган өчен хөкем карары чыгарды. Хөкем, РФ ҖК 64 маддәне кулланып, һәрберсенә дә 50000 мең сум штраф, 3 елга кадәр аулау хокукыннан мәхрүм итү һәм дәүләт кереме иттереп ау мылтыгы белән патроннарын тартып алу рәвешендә җәза билгеләде.