Сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез.

Белемнәрне тикшерү  2015 елның 30 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә.

Документларны кабул итү вакыты:

- 2015 елның 16 мартыннан  башлана;

- 2015 елның 20 апрелендә тәмамлана.

Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш.

Мәгълүматның яңаруы артыннан Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе                  (күзәтүе)” бүлегендә “ Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International